21 октябрьдә Роботлар көрәше буенча халыкара чемпионат узачак

2023 елның 9 октябре, дүшәмбе

Бу - кызыклы чемпионат һәм робототехника өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу буенча халыкара мәйданчык. Бөтен дөньядан иң яхшы технологияләр һәм уйлап табучылар үз осталыкларын күрсәтәләр һәм 6 млн сумлык гомуми приз фонды өчен көрәшәчәкләр.

Чемпионатның максаты - заманча һәм перспективалы технологияләргә, инженерлык фәннәренең ихтыяҗлы юнәлешләренә игътибарны җәлеп итү, робототехника хәрәкәтенә этәргеч бирү һәм чемпионатта катнашучыларда яңа белем һәм компетенцияләр алу ихтыяҗын формалаштыру.

Чемпионатның икенче сайлап алу этабы 21 октябрьдә Пермь шәһәрендә узачак, анда Россия, Һиндстан һәм Кытайдан 34 команда, шул исәптән Татарстан Республикасыннан «Destructor», «РЕГИОН 716» һәм «Робозон 2» командалары катнашачак. Барлык тамашачыларны дүрт көрәш күренеше көтә.

Чемпионатның туры трансляциясе сылтама буенча - https://vk.com/video-219465931_456239396.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International