«Татарстан Республикасы РТПЦ» РТРС филиалы телерадиотапшыруларның аз куәтле объектларында радиотелевизион җиһазларны планлы профилактика эшләрен үткәрү турында хәбәр итә.
Профилактика эшләре бер эш көне дәвамында 09.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
9 октябрь - Кама Тамагы РТСында (Кама Тамагы районы),Яңа Зареченск РТСында (Баулы районы) һәм Нурлат РТСында (Нурлат районы);
10 октябрь - Тукай (Менделеевск районы) һәм Ютазы (Ютазы районы) РТСларында;
11 октябрь - Кошман (Кайбыч районы), Яңа Чишмә (Әлмәт районы) һәм Чистай (Чистай районы) РТСларында;
12 октябрь - Әгерҗе (Әгерҗе районы), Кече Кирмән (Мамадыш районы), Мордва Кармалкасы (Лениногорск районы) РТСарында;
13 октябрьдә Болгар РТСында (Спас районы) һәм Яңа Чәчкап РТС ында (Буа районы).
Эшләр вакытында күрсәтелгән объектларда цифрлы эфир телевидениесе,ТНВ ТРК АҖ аналог телевидениесе һәм FM-радиотапшырулар трансляциясе туктатылачак.