Россиянең Коммуникацияләр һәм элемтә министры СМЭВ кысаларында тест срокларын үтәү турында искә төшерде

2013 елның 10 сентябре, сишәмбе

Бүген Россия Федерациясенең Хөкүмәтенең ситуацион үзәгендә Россиянең Коммуникацияләр һәм элемтә министры Николай Никифоров җитәкчелегендә мәгълүмати технологияләр сораулары буенча киңәшмә узды.Чарада ТР Премьер-министр урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та катнашты.

Очрашу кысаларында министр ведомстволарара электрон үзара бәйләнеш системасының (СМЭВ) регионнарның пилот тест соракларын үтәү турында искә төшерде.

Минкомсвязиның электрон хөкүмәте үсеше декпартаменты җитәкчесе Алексей Козырев әйтүенчә, 312 пар мәгълүмати тестированиенең 13 пилот субъектларда 90% үтәлгән. Ә 19 октябрьдән тестирование киләсе 30 регионда башланачак. Николай Никифоров: «2013 елның ахырына кадәр тестирование процессын тәмамларга кирәк», дип ассызыклады.

Мәгълүматлаштыруны координацияләү департаменты директорының урынбасары Роман Урнышев проектны реализацияләүгә регионнар буенча субсидияләр бүленеше турында әйтте. Аның сүзләренчә, бу елны әлеге максатка 670 млн сум акча каралган.

Очрашу кысаларында шулай ук дәүләт хезмәтләрен электрон рәвешкә күчерү турында да сөйләштеләр. Алексей Козырев билгеләвенчә, әлеге вакытта яңа форматта җиткереләчәк хезмәтләрнең  техник тасвирламалары 26 федераль органнардан тапшырылган.

Киңәшмәдә шулай ук федераль законны үзгәртү, шул исәптән күчемсез милеккә Бердәм дәүләт хокук реестры буенча яңа гариза һәм документ формаларын турында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International