Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Өлкәннәр көнен билгеләп үттеләр

2023 елның 29 сентябре, җомга

Бүген Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Анда Цифрлы үсеш министрлыгының һәм ведомство карамагындагы учреждениеләрнең 50дән артык ветераны җыелды.

Ветераннарны цифрлы үсеш министры урынбасары Альберт Яковлев һәм Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы директоры Юрий Багров котлады.
"Бу бәйрәм безнең барыбыз өчен дә бик мөһим. Бу бәйрәм көнендә тагын бер тапкыр әйтергә телим: без сезнең хезмәтегезне һәм тармак үсешенә керткән зур өлешегезне бик хөрмәт итәбез. Сезгә нык сәламәтлек, рух күтәренкелеге, яхшы кәеф телибез", - дип билгеләп үтте цифрлы үсеш министры урынбасары Альберт Яковлев.

Чара башланганчы, ветераннар Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы базасында ачылган Татарстан Республикасы элемтә музеенда булдылар. Бәйрәм дәвамы концерт программасы булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International