2023 елның 23 октябренә кадәр «Интернетка рәхмәт-2023» компьютер грамоталылыгын өйрәнүдә пенсионерларның шәхси казанышларының IX Бөтенроссия конкурсына гариза бирергә мөмкин.
Конкурс компьютер грамоталылыгын үзләштергән пенсионерлар һәм өлкән яшьтәге гражданнар (50+) арасында онлайн үткәрелә, ул Россия Социаль фонды һәм «Ростелеком» ААҖ тарафыннан оештырылган. Төбәкләрдә конкурсны оештыру операторы - Өлкән буын гражданнарының компьютер һәм интернет грамоталылыгын үстерү буенча милли мәнфәгатьләрне гамәлгә ашыруның координация үзәге.
Конкурста Россиянең 68 төбәгеннән эшләр катнаша. Төбәкләрдә эшләр саны буенча актуаль мәгълүматны конкурс сайтында карарга мөмкин.