1 октябрьдә бөтен дөньяда Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Россиядә бу бәйрәмнең тагын бер исеме бар – Игелек һәм хөрмәт көне, аның үз симвуолы бар – ачык кул. 1 октябрь кичендә бу символ Казан телебашнясы фасадында ветераннарга котлау буларак балкый. Бәйрәмчә светодинамик яктыртуны 17:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр карарга мөмкин.