MTS StartUp Hub һәм ИТ-парк стартапларга уртак ярдәм турында килештеләр

2023 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

Хезмәттәшлек турында килешүне «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә технопарк» ДАУ генераль директоры Руслан Власов һәм MTS StartUp Hub оештыручысы Дмитрий Курин имзаладылар.

Партнерлык килешүе кысаларында, MTS StartUp Hub Инновацияләр һәм инвестицияләр үзәге һәм ИТ-парк түбәндәге тармакларда стартапларны һәм инновацион компанияләрне бергәләп эзләү һәм җәлеп итүне гамәлгә ашырачак: AdTech/MarTech, IoT, Fintech, медиа, күңел ачу, болыт сервислары, кибер куркынычсызлык, туризм, әйберләр интернеты һәм акыллы йорт, акыллы шәһәр һәм башкалар.

"Стартапларга ярдәм итү технопаркның югары технологияләр өлкәсендәге өстенлекле бурычларының берсе булып тора. MTS StartUp Hub инновацияләр һәм инвестицияләр үзәге белән берлектә эшлекле элемтәләрне ныгытырга, Татарстан Республикасында яңа технологик проектларны үстерүне алга этәрергә һәм стимуллаштырырга планлаштырабыз", — диде  «ИТ-парк» генераль директоры Руслан Власов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International