Казанда цифрлы технологияләр өлкәсендә «Digital Skills 2023» халыкара чемпионаты тәмамланды

2023 елның 25 сентябре, дүшәмбе

Ял көннәрендә Казанда «Digital Skills 2023» цифрлы технологияләр өлкәсендә V халыкара чемпионат тәмамланды. Бу ел саен үткәрелә торган цифрлаштыру өлкәсендә перспективалы югары технологияле һөнәрләрне сынау һәм күрсәтү мәйданчыгы булган күләмле чара.

Мәгълүмати һәм цифрлы технологияләр өлкәсендә 30 компетенция буенча җиңүчеләрне өч зачетта билгеләделәр: гомуми Россия, халыкара һәм тиешле компетенцияләр буенча иң яхшы Россия конкурсантлары катнашында, шулай ук дистанцион ярышларда катнашучылар өчен зачет. Ярышларда барлыгы 300дән артык кеше үз осталыкларын күрсәтте. Аларның чыгышларын 250дән артык эксперт бәяләде.

Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, административ директор – Һөнәрләрне һәм күнекмәләрне үстерү агентлыгы аппараты җитәкчесе Данир Мөхәммәтҗанов, БРИКС эшлекле советының күнекмәләрне һәм технологияләрне үстерү буенча эшче төркеме рәисе доктор Лю Жэньинь, ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигедә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин катнашты.

2023 елда чемпионатта беренче тапкыр интеллектуаль сурәтләрне эшкәртү, цифрлы җитештерү, заманча һәм перспективалы мобиль элемтә челтәрләре (5G) компетенцияләре тәкъдим ителде.

Чемпионатны әзерләүдә, оештыруда һәм үткәрүдә 76 МЦК-КТИТС вәкиле актив катнашты: 19 катнашучы, 18 эксперт, 24 техник администратор, 15 волонтер. 11 ИТ-компетенция буенча нәтиҗәләр:

Мобиль робототехника-1 нче урын;

Веб-технологияләр - 1 урын;

Компьютер уеннары өчен 3D модельләштерү - 1 урын;

Структуралы кабель системалары 1 урын;

График дизайн - 2 нче урын;

Мобиль робототехника - 2 урын;

Челтәрле һәм системалы администрацияләү - 3 нче урын;

Бизнес өчен программа чишелешләре - 3 урын;

Структуралы кабель системалары - 3 урын;

Очучы робототехника - 3 нче урын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International