ИТ-парк хезмәттәшлек турында берничә мөһим килешү имзалады

2023 елның 22 сентябре, җомга

Имзалау Kazan Digital Week халыкара форумы кысаларында узды.

Тантаналы рәвештә «ИТ-парк» югары коммуникацияләр өлкәсендә технопарк» ДАУ директоры Руслан Власов килешүләр имзалады:

- Технологик компанияләргә ярдәм итү һәм үстерү берлеге белән президенты Евгения Дмитриева йөзендә;

-  «Евразийский центр инноваций» ҖЧҖ белән генераль директоры Ирина Мацкевич йөзендә;

 - «Разведка боем» ҖЧҖ белән генераль директоры Вячеслав Турпанов йөзендә.

Яклар ИТ-компанияләрне үстерү, мәгълүмати технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтү өчен элемтәләр урнаштыру, ИТ-белгечләрне җәлеп итү максатында уртак зур чаралары үткәрү буенча уртак эш турында килештеләр.

"Безнең технопарк гадәттәгечә масштаблы чара - Kazan Digital Week халыкара форумы эшендә катнаша. "ИТ-парк" мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләр тармагын үстерү өчен уникаль мәйданчык булып тора. Форум кысаларында ирешелгән хезмәттәшлек килешүләре технологик проектларны, шул исәптән Татарстан Республикасыннан читкә алга этәрүгә һәм үстерүгә ярдәм итә дип ышанабыз", - дип билгеләп үтте «ИТ-парк» югары коммуникацияләр өлкәсендә технопарк» ДАУ директоры Руслан Власов.

Исегезгә төшерәбез, Kazan Digital Week халыкара форумы 20-22 сентябрьдә «Казан Экспо» мәйданчыгында уза. Эштә цифрлы технологияләр, программа тәэминаты, югары технологияле продукция җитештерүчеләр һәм кулланучылар катнаша. Форумга 20 мең катнашучы һәм 1300дән артык спикер, шул исәптән якын һәм ерак чит илләр вәкилләре килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International