Саба районында фиджитал спорт буенча республика ярышлары башлана

2023 елның 22 сентябре, җомга

30 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр «Phygital Saba» ярышлары башлана - бу  муниципаль турнирлар сериясенең беренче уеннары.

«Phygital Saba» -Татарстан Республикасында фиджитал спортны үстерүгә һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән төбәк проекты, ул Татарстан Республикасы Цифрлаштыру министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы фиджитал спорт федерациясе, CyberPark Arena, ИТ-парк белән берлектә оештырылган. Партнерларs - файдалы иртәнге ашлар җитештерүче Mätti бренды, Protone цифрлы платформасы, Innostage компаниясе.

"Фиджитал-спорт юнәлеше популярлаша бара. Муниципаль районнардагы ярышлар төбәкара, ,өтенроссия һәм халыкара спорт ярышларына әзерләнү һәм анда катнашу өчен иң көчле фиджитал-спортчыларны ачыкларга мөмкинлек бирәчәк@, - дип билгеләп үтә Татарстан Республикасы фиджитал спорт федерациясе президенты Руслан Власов.

30 сентябрьдә чараны ачу тантанасын, шулай ук фиджитал-футбол һәм фиджитал-узышлар буенча турнирларны үткәрү планлаштырыла. 1 октябрьдә фиджитал-баскетбол һәм фиджитал-көрәшләр буенча турнирлар һәм ярышларда җиңүчеләрне бүләкләү узачак.

Ярышларда Саба муниципаль районы укучылары һәм студентлары катнаша ала. Һәр спорт дисциплинасы буенча кайсы яшьтән катнаша улы билгеләнгән, аны чараның сайтында белеп була -  https://phigytal.tatar. Гаризалар 2023 елның 25 сентябренә кадәр phigytal.tatar сайтында кабул ителә.

Сабада ярышлар уздырылганнан соң, турнирлар Татарстанның башка муниципаль районнарында дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International