KDW-2023: «Таттелеком» LetaiRacing та 1 млн. сум уйнатты

2023 елның 22 сентябре, җомга

20-22 сентябрьдә Казанда Kazan Digital Week – 2023 халыкара форумы уза, аның генераль партнеры - «Таттелеком».

Форум кысаларында «Летай» стендын РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәкъсүт Шадаев, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм башка хөрмәтле кунаклар карады. KDW стендлар мәйданчыгында компания LetaiRacing-2023 пилотсыз мини-автомобильләр ярышларын оештырды.

Исегезгә төшерәбез, 3 августтан 19 сентябрьгә кадәр уздырылган сайлап алуда җиңгән командалар өч дисциплина буенча ярышларга әзерләнде: трассаны тиз үтү, киртәләрне урап узу, узып китү. Ярышларда «МОНОЛИТ ДОТС» (Иннополис университеты), А.Н. Туполев ис. КНИТУ-КАИ, ICL Services, Innostage, «МММ» (КФУның Чаллыдагы институты), «Очучы car» (Иннополис Университеты), V8 һәм «Поехали» командалары катнашты. 

«Таттелеком» генераль директоры Айрат Нуретдинов билгеләп үткәнчә, автопилотлар бортында камера һәм компьютер урнашкан, аның ярдәмендә командалар нейрон челтәрләрне трассаны узарга һәм киртәләрне урап үтәргә өйрәткән. Катнашучылар күнегүләр вакытында нейрон челтәрләрне өйрәтү өчен якынча 15 мең фотодан датасет җыйган. "Соңгы елларда дөньяның төрле илләрендә ясалма акыл куллану ярышлары популярлаша. Без дә бу форматка мөрәҗәгать итәргә булдык. Безнең бурыч коммерцияле эшчәнлек түгел, ә белемне арттыру, бу өлкәдә белемнәрне популярлаштыру. Катнашучылар ярышларга озак әзерләнделәр һәм билгеле бер күнекмәләргә һәм компетенцияләргә өйрәнделәр", – дип ассызыклады компания башлыгы.

Ярышларда уңышлы нәтиҗәләр күрсәткән катнашучылар акчалата бүләк алдылар. Мәсәлән, беренче көнне һәр турда өч җиңүчегә 300 мең сум уйнатылды, ә соңгы дисциплинаның приз фонды 400 мең сум тәшкил итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International