Татарстан Күпфункцияле үзәге өлкән яшьтәге кешеләрне цифрлы грамоталылыкка өйрәтү дәресләрен үткәрәчәк

2023 елның 20 сентябре, чәршәмбе

2 октябрьдә Өлкән кеше декадасы кысаларында Татарстанның КФҮ пенсионерлар өчен дәресләр оештыра.

Дәрес кысаларында учреждение белгечләре түбәндәге мәсьәләләр турында сөйли: 

- Дәүләт хезмәтләре порталыннан пароль урлау белән шөгыльләнүче явыз ниятле кешеләрдән үзеңне ничек сакларга.
- Үз мөлкәтеңне мошенниклардан ничек сакларга.
- Биометрик мәгълүматлар ничек һәм ни өчен кулланыла, һәм алар инде бердәм биометрик системада (ЕС) сакланамы-юкмы икәнен ничек белергә.
- Дәүләт хезмәтләре порталында Шәхси кабинетны ничек булдырырга һәм электрон сервисларны максималь дәрәҗәдә ничек кулланырга.

Барлык белемнәр компьютер классында дәрес барышында гамәлдә беркетеләчәк.

Дәресләр бушлай. Алар Казанның «Зареченский» КФҮ (Чистай урамы, 5нче йорт) һәм «Волга буе» КФҮ (Авангард урамы, 74нче йорт) офисларында узачак. 10:00 сәгатьтә башлана.

Төркемнәрне формалаштыру өчен 8 (843) 222-06-21 телефоны буенча алдан язылырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International