Бүген Казанда Kazan Digital Week 2023 халыкара ИТ-форумы эшли башлады.
Чара «Казан Экспо» халыкара күргәзмә комплексы мәйданчыгында уза, анда инновацион технологияләргә багышланган 100 дән артык секция үткәреләчәк. Форумга барлыгы 20 меңнән артык гариза бирелгән.
Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Ул Россия Хөкүмәтенә ярдәме өчен рәхмәт белдерде, алар ярдәме белән форум федераль статуска ия булды.
"Бүген дөнья цифрлы булуына ышанам. Kazan Digital Week 2023тә узачак чаралар безнең дәүләт өчен дә, башка илләр өчен гамәли характерда. Сезгә Татарстанда күңелле булыр дип өметләнәм, нык сәламәтлек телим. Киләсе елда да сезне көтәбез", - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Рәисе катнашучыларына.
Форумда катнашучыларны шулай ук РФ Цифрлы үсеш министры Мәкъсүт Шадаев сәламләде, чараның инде традицион булуын билгеләп үтте.
"Без ел саен катнашучылар саны артуын күрәбез, шулай ук мәйданга тәкъдим ителгән компанияләр саны да арта. Димәк, безнең илдә цифрлаштыру темплары арта. Биредә бу юнәлеш буенча барлык мөһим трендлар карала: кибер куркынычсызлык, сәламәтлек саклауны цифрлаштыру һәм башкалар", — дип өстәде Россия Цифрлы үсеш министрлыгы башлыгы.
Форумны уздыруның 3 көнендә катнашучыларны көтә: