Игътибар! Сим-карталарга бәйле яңа мошенниклык схемасы

2023 елның 5 сентябре, сишәмбе

Кешене ничек алдыйлар: аның мобиль операторынан шалтыраталар. Шалтыратучы "хезмәткәр" абонентка аның сим-картасының вакыты тәмамлануын яки инде тәмамланганын хәбәр итә.

"Сезнең номер 20 сентябрьгә кадәр актив. Сез аны озайтырга телисезме?", - бу сорауны ишеткәч, күпләр югалып кала, һәм алдакчыга смс кодын әйтергә ризалаша.

Явыз ниятлеләрнең максаты сезнең сим-карта түгел, ә онлайн банкка керү. Сездән код алгач, алар шалтыратуларны һәм смсны башка номерга яки сим-картаның виртуаль дубликатына күчерәләр. Димәк, алар сезнең онлайн-банкка, почтага, мессенджерларга, социаль челтәрләргә һәм хәтта Дәүләт хезмәтләре порталына керә алачак.

Онытмагыз:

❌ сим-карталарның гамәлдә булу вакыты юк. Номерны сатып алганда төзелгән килешүләр шартлары буенча аларның эшләү вакыты чикләнмәгән

❌ шалтыратучыларга беркайчан да кодлар һәм башка мәгълүмат бирмәгез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International