Конкурс сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм мәгариф өлкәсендә нәтиҗәле карарлар эзләүгә юнәлдерелгән. Номинацияләре Россия төбәкләрендә социаль өлкәдәге төп проблемаларны анализлаганнан соң формалаштырылган.
"Забота" (Кайгырту) супер сервисы "Социаль ярдәм чараларының уңайлылыгы" номинациясендә финалга чыкты. Финалга чыккан барлык тәҗрибәләр халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән һәм башка субъектларда гамәлгә кертү өчен яраклаштырыла ала.
Иң яхшыларын федераль һәм төбәк экспертлары билгеләячәк, ә октябрьдә ачык тавыш бирүендә халык үз төбәгендә күрергә теләгән уңышлы алымнарны сайлаячак.
Финалистларның тулы исемлеген монда өйрәнергә мөмкин.