BimSkills конкурсы 2020 елдан бирле гамәлгә ашырыла, төзелештә мәгълүмати модельләштерү өлкәсендә белгечләр әзерләүгә, төзелеш тармагын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүдә комплекслы алымны гамәлгә ашыруга, студентларга һөнәри юнәлеш бирүдә һәм эшкә урнаштыруда ярдәм итүгә, шулай ук потенциаль эш бирүчеләрдән (проект, төзелеш һәм IT-оешмалардан) кире элемтә алуга юнәлдерелгән.
Гадәттәгечә конкурс җиңүчеләре үз эшләрендә мәгълүмати модельләштерү технологияләрне кулланучы Россиянең әйдәп баручы девелопер һәм проект компанияләрендә эшкә урнашу мөмкинлеге белән стажировка уза алалар, кыйммәтле призлар белән бүләкләнәләр. Проектны гамәлгә ашыру чорында конкурста Калининградтан Владивостокка кадәр югары һәм урта һөнәри белем бирү төзелеш белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучылар һәм студентлар катнаша.
Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән финалга узучыларга оештыручылар хисабына Санкт-Петербургта яшәү, транспорт чыгымнары түләнә.
Тулырак мәгълүмат сайтта урнаштырылган.