ИТ-га бар: Татарстан Республикасы колледж укучылары һәм студентлары «Киләчәк коды» проекты курсларында программалаштыруны бушлай өйрәнә ала

2023 елның 29 августы, сишәмбе

Сентябрьдә төбәкнең югары сыйныф укучылары һәм колледж студентлары бушлай программалаштыру курсларында белем алырга мөмкин - яңа һәм перспективалы ИТ өлкәдә беренче адымны ясап була.  

Татарстан Республикасы мәктәп укучылары «Киләчәк коды» проектында беренче ел гына катнашмый. Түләүсез уку «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты ярдәмендә мөмкин булды. 7400дән артык бала беренче чакырылыш кысаларында әйдәп баручы компанияләр һәм югары уку йортларыннан курсларда белем алдылар. Алар кирәкле программалау телләрен бушлай өйрәнеп кенә калмадылар, ә ИТ-белгечләрнең башка перспективалы күнекмәләрен дә үзләштерделәр – кушымталар, уеннар эшләү, мәгълүмат аналитикасы, машинада өйрәнү һ. б.

2022 елда иң күп укучылар Pythonны өйрәнергә теләгәннәр - 50% диярлек бу программалау теле курсларында укыган. Икенче урында C# һәм JavaScript.

Көндезге уку өчен безнең төбәктә мәктәпләр һәм өстәмә белем бирү оешмалары базасында 272 мәйданчык ачылды. Мәйданчыкларның адресларын проектның дәүләт хезмәтләре порталындагы битендә урнаштырылган интерактив картада белергә мөмкин gosuslugi.ru/futurecode.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International