«Милләт хәзинәсе» проекты кысаларында ата-бабаларыңның телен уйнап өйрән

2023 елның 29 августы, сишәмбе

«Милләт хәзинәсе» - бушлай мобиль уен, ул башлангыч мәктәп яшендәге балаларга, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләргә туган телләрендә санарга, предметларның төсләрен һәм үзенчәлекләрен атарга өйрәнү мөмкинлге.

Уен Калмык Республикасында «Интернетны үстерү институты» автоном коммерцияле булмаган оешма ярдәме белән эшләнгән. Проектының төп максаты - Россия Федерациясе халыкларының милли телләрен үстерү һәм популярлаштыру.

Проектны гамәлгә ашыруда Татарстан Республикасы вәкилләре катнашты: Н. И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы, «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалы «"Татарстан" дәүләт телевизион һәм радиотапшырулар компаниясе».

Уенны кушымта кибетләреннән йөкләп алырга мөмкин: 

Google Play - сылтама

Apple Store - сылтама

Йөкләүгә сылтамалар сокровища-нации.рф сайтында урнаштырылган

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International