Белем көнендә Казан телебашнясында бәйрәм яктыртуын кабызалар

2023 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

1 сентябрьдә Россиядә Белем көне - уку елы башлануын билгеләп үтәләр. Бу көнне  бөтен җирдә бәйрәм сизелә, беренче сыйныф укучылары өчен беренче кыңгырау яңгырый, ә кичәге абитуриентларны студентларга багышлыйлар.

Укучыларны, студентларны һәм аларның ата-аналарын, укытучыларны һәм мөгаллимнәрне уку елы башлану белән котлап, «Татарстан Республикасы РТПЦ» РТРС филиалы 1 сентябрьдә 19.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр Казан телебашнясының архитектура-сәнгать яктыртуының бәйрәм сценариен кабызачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International