Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. ИТ-паркның яңа филиалы Лениногорск шәһәрендәге яшьләр үзәге базасында ачылды һәм технологик проектларны һәм стартапларны үстерү өчен җәлеп итү үзәгенә әвереләчәк.
ИТ-парк директоры Руслан Власов һәм Лениногорск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова тантаналы шартларда хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.
Татарстан Республикасы Рәисенә «Биш бир» проекты хакатоны кысаларында 2 нче мәктәп укучылары тарафыннан язылган «Spin Ex» кушымтасын (Лениногорск шәһәре буенча велосипедлар прокаты һәм аудиоэкскурсияләр) тәкъдим иттеләр.