30 августта технопаркның туган көне уңаеннан Казанда зур шәһәр чарасы - 0001 Фест узачак. Төрле яшьтәге бәйрәм кунаклары өчен чараларга бай программа була: фотозоналар, лекторийлар, концерт программасы, балалар өчен мастер-класслар, кинофильмнар күрсәтү, түбәдә йога. Фестиваль мәйданчыклары бөтен ИТ-парк буйлап урнашачак, ә фестивальнең хедлайнерлары атаклы спикерлар булачак.
"ИТ-паркның беренче туган көнендә без үсеш тенденцияләре турында сөйләшергә ниятлибез, фән, җәмгыять кая таба бара, без кешелек буларак кая барабыз. Безгә нинди белем һәм күнекмәләргә ия булырга, нинди якка хәрәкәт итәргә һәм киләчәктә үз теләкләребезне ничек үтәргә кирәк", - дип шәрехли чара программасын «ИТ-парк-туган көн» командасы.
Фестиваль программасы 14: 00 сәгатьтә башлана. Фестивальгә керү ирекле, кайбер мәйданчыкларга теркәлергә кирәк.
Көн дәвамында чараның яшь кунаклары өчен балалар ИТ-паркында мастер-класслар үткәреләчәк: квадрокоптерларда узышлар, печенье әзерләү, шопперлар дизайны һәм һава еланнарын җибәрү.
Фестиваль кунаклары шулай ук шәһәр халкы яраткан ИТ-парк түбәсендә, Кабан күленә карап, активлыкларда катнаша алачак, программада - «лимонадлы йога» һәм хангада уйнау (үзең белән келәм алырга кирәк).
Фестивальнең төгәл программасын һәм спикерларның исемнәрен оештыручылар соңрак хәбәр итәчәк. Чарага бару һәм аерым активлыкларда катнашу өчен сылтамалар аша теркәлергә мөмкин:
0001 Фестка керү теркәлү буенча ирекле.
Үткәрү вакыты: 30 август, башлана 14:00 сәгатьтә
Урыны: Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк, Спартак урамы, 2