Татарстан электрон белем бирү системасын яңартачак

2023 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Мәскәү мэры Сергей Собянин мәгариф өлкәсенә мәгълүмати технологияләрне гамәлгә кертү буенча Мәскәү хөкүмәте һәм Татарстан хөкүмәте арасында хезмәттәшлек турында килешүне имзаладылар.

Система яңартылганнан соң, Татарстан мәктәпләрендә уку процессын оештыру һәм эшләү өчен күпкә нәтиҗәлерәк кораллар һәм функцияләр кулланышта була:

  • федераль белем бирү материалларына һәм контентка бердәм керү (~2 млн материал)
  • тулысынча яңартылган электрон журнал
  • хисап һәм уку планнарын әзерләүне автоматлаштыру
  • укытучылар өчен уңайлы мобиль чишелешләр һәм башкалар.

Бу гомуми канәгатьлекне арттырачак һәм укучылар белән «тере» аралашу өчен күбрәк вакыт кала.

Ел башында Татарстан Республикасының өч мәктәбендә Мәскәү хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы белән берлектә яңартылган системаның пилот проекты эшли башлады. Аңа педагоглар да, мәктәп администрацияләре дә югары бәя бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International