Форум «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында 20-22 сентябрьдә узачак.
Форумны Россия Хөкүмәте эгидасында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты оештыра.
Форумның миссиясе - фәнни-техник мәгълүмат алмашуда ярдәм итү, импортны алыштыру һәм импортны кисәтү мәсьәләләрен нәтиҗәле хәл итә алган фәнни-технологик активларны туплау, Россиянең халыкара хезмәттәшлектә лидерлыгы нигезе буларак технологик суверенитетны һәм мәгълүматлар суверенитетын тәэмин итү.
Катнашуга цифрлы технологияләр, программа тәэминаты, югары технологияле продукцияне җитештерүчеләр һәм кулланучылар чакырыла. Катнашучыларны теркәү рәсми сайтта алып барыла. Анда катнашу пакетлары турында мәгълүмат та бар.
KDW – 2023 тематик юнәлешләре:
Күргәзмә. Форум уздыру вакытында «Казан Экспо» да югары технологияле эшләнмәләр, программа тәэминаты, программа-аппарат комплекслары, гамәлдәге техника һәм җиһазлар үрнәкләре күргәзмәсе узачак.
"Лидер ИТ-компаниясе" конкурсы. Форумда унбер тематик юнәлештә лидер компанияләр билгеләнәчәк.
Вебинарлар сериясе форум алдыннан 2023 елның апреленнән сентябрьгә кадәр уза. Алда торган вебинарларның анонслары сылтама буенча.
Kazan Digital Legends хакатоннар һәм питч-сессияләр марафоны форум алдыннан 2023 елның май аеннан сентябрьгә кадәр уза. Катнашуга программистлар, аналитиклар, дата-сайентистлар чакырыла. Финал Форум көннәрендә узачак. Марафон турында тулырак сылтама буенча.