Казанда «НейроКазан» форумы кысаларында ясалма интеллектны куллану турында фикер алышачаклар

2023 елның 7 августы, дүшәмбе

10 августта Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта GeekBrains компаниясенең ясалма интеллектны тормышта һәм территорияләрне үстерүдә куллану турында «НейроКазан» заманча технологияләрнең бушлай форумы узачак.

Конференциядә спикерлар булып галимнәр, бизнесменнар, инвесторлар, креатив эшкуарлар, реаль практикалар һәм ясалма интеллект өлкәсендәге экспертлар чыгыш ясаячак. Алар арасында — Россия футурологы, икътисад фәннәре кандидаты Данила Медведев, VK евангелист-архитекторы һәм Microsoftның элеккеге евангелист-архитекторы Александр Белоцерковский, Neuromen хәрәкәтен һәм баш миен үстерү системасын төзегән Павел Палагин, «Мәскәү инновацион кластеры» фонды җитәкчесе Анатолий Валетов, креатив продюсер Игорь Бондарь, Россиянең «Знание» җәмгыяте лекоры Лев Малазония, GeekBrains деканы Дмитрий Чинянин, ТР шәһәрләрен үстерү институты директоры Наилә Зиннәтуллина һәм башкалар. Алар нейрон челтәрләренең шәһәрләрне ничек үзгәртүе һәм киләчәктә аларның яшәүчеләрен нәрсә көтүе турында сөйләшәчәкләр.

Программада шулай ук түбәндәге чаралар планлаштырылган:  

  • Сколково технопаркының белем бирү грантлары һәм нетворкинг
  • барлык катнашучылар да GeekBrains компаниясеннән 20 + нейрочелтәре буенча гайдлар тапшырыла
  • афтерпати NeuroSensation, киенү: ап-актан
  • бүләкләр уйнату 

Форумга керү алдан теркәлү буенча ирекле. «НейроКазан»  10:00нан 18:00гә кадәр узачак. Моннан тыш, вакыйгага онлайн да кушылып була. Трансляциягә сылтаманы теркәлгәннән соң җибәрәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International