«Таттелеком» компаниясе һәм КФУ халыкара тармак конференциясендә нейросетьләр турында уртак фәнни хезмәт тәкъдим иттеләр

2023 елның 14 июле, җомга

«Таттелеком» ААҖ генераль директоры Айрат Нуретдинов һәм техник фәннәр докторы, Казан федераль университетының хисаплау математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институты профессоры Рөстәм Латыйпов 46 нчы Халыкара телекоммуникацияләр һәм сигнал процесслары конференциясендә чыгыш ясадылар. Чехия оештырган чара онлайн-форматта узды.

Авторлар фәнни җәмәгатьчелеккә төрле мохитләрдә дулкыннарны модельләштерү өчен биоинспирацияләнгән нейрон челтәренә багышланган тикшеренү тәкъдим иттеләр. Нейрон челтәрләре биомедицина, робототехника, телекоммуникацияләр, сурәт эшкәртү һ.б. өлкәләрдә еш кулланыла. Бу галимнәрне дифференциаль тигезләмәләр системаларын чишү өчен нейрон челтәрләренең төрле архитектураларын өйрәнергә этәрә, дип билгеләп үтте авторлар. Видеопрезентация һәм мәкалә конференция сайтында урнаштырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International