14 июльдә Казанда "Мәктәп 21" нең чыгарылыш кичәсе була. "Мәктәп 21" - бушлай программалаштыру мәктәбе, ул 18 яшьтән өлкәнрәк булган һәр кешегә ИТ өлкәсендә кирәкле белем алырга мөмкинлек бирә.
Чарада ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигедә үстерү министры урынбасары Рөстәм Һидиятуллин һәм Россия Саклык банкының Идел-Вятка банкы рәисе урынбасары, «Татарстан Банкы» бүлекчәсе идарәчесе Рушан Сәхбиев катнашачак.
Рәсми өлеш тәмамланганнан соң, чыгарылыш укучыларын котлап, 19:30да спикерлар катнашында матбугат чарасы узачак.
Чара 18.30 сәгатьтә башлана.
Адресы: Казан, Спартак урамы, 2 йорт, 2 корпус.