«Локоло» да "Иң яхшы ишегалды бакчасы" фотоконкурсы башланды

2023 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының күпфатирлы йортларында яшәүчеләр конкурста 5-20 июльдә катнашырга чакырыла.

Конкурс 2 этапта уза:

1 этап - конкурс комиссиясе тарафыннан Локоло кушымтасында иң яхшы бакча фотоларын сайлап алу;

2 этап - Локоло кушымтасында яшәүчеләрнең тавыш бирүе, өч финалист арасыннан иң яхшы фотоны сайлау, җиңүчеләрне бүләкләү.

Төп бүләк - истәлекле бүләкләр һәм сезнең ишегалдыгыз тагын да матуррак булсын өчен 10 000 сумлык сертификат.

Конкурста катнашу өчен түбәндәге шартларны үтәргә кирәк:

  1. «Локоло» кушымтасын App Store, Google Play яки RuStore дан йөкләп алырга һәм системада теркәлергә;
  2. Үз бакчагызның (ишегалдының бакчалы участогының) фотосын ясарга
  3. «Локоло» кушымтасында пост-белдерү бастырып чыгарырга.
  4. Конкурс хэштегын өстәргә  #КОНКУРСЛОКОЛО.

Күршеләрдән иң күп лайклар һәм комментарийлар җыйган белдерү җиңүче дип танылачак.

Исегезгә төшерәбез,Локоло – бу Татарстан Республикасы Цифрлаштыру министрлыгыннан күршеләр өчен социаль челтәр функцияләрен һәм Татарстан Республикасында ТКХ өлкәсендә хезмәт күрсәтүләр буенча бердәм сервисны берләштерүче суперсервис.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International