30 мартта республика Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталында беренче класска керү өчен гаризалар кабул ителә башлады. 3 айда Татарстан халкы 21 меңнән артык электрон гариза биргән.
Искәртәбез, 2023 елда кабул итү ике этапта уза:
- 30 марттан 30 июньгә кадәр — мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче, шулай ук өстенлекле кабул итү хокукына ия булган балалар өчен.
- 6 июльдән 5 сентябрьгә кадәр - башка районнардан килгән балалар өчен.
Портал аша гариза бирү өчен ЕСИАның расланган аккаунты булырга тиеш. Хәзерге вакытта портал аша гаризалар бирү мөмкин түгел, хезмәт күрсәтү 6 июльдә 08:00 сәгатьтә яңадан башланачак.