Казан телебашнясы Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне хөрмәтенә бәйрәмчә яктыртылачак

2023 елның 5 июле, чәршәмбе

8 июльдә Казандагы РТРС телебашнясы Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан архитектура-сәнгатьле яктыртуның бәйрәм сценариен кабызачак.

Якты светодинамик шоу бәйрәм символы булган ак ромашка фонындагы котлау 21 сәгатьтән 23 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Бу көнне бәйрәм утлары белән Кызыл, Нальчик, Оренбург, Дондагы Ростов, Саратов, Улан-Удэ, Чиләбе, Ярославль һәм башка шәһәрләрдә РТРС телебашнялары балкый.


Россиядә бәйрәм 2008 елдан бирле билгеләп үтелә, Россия Президенты Владимир Путин үзенең указы белән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен рәсми бәйрәм дип игълан итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International