«Летай» 4G челтәрен Кремль яр буенда, Милли китапханәдә һәм Сабантуй мәйданчыкларында киңәйтте

2023 елның 30 июне, җомга

«Летай» операторы 4G белән каплауны яхшыртуны дәвам итә: май аенда пакет трафигы 5,7% ка, тавыш трафигы 5,8% ка артты. Модернизация Казан үзәгендәге иҗтимагый киңлекләргә һәм Татарстан муниципаль районнарына кагылды. Узган айда Казанда Кремль яр буенда һәм ТР Милли китапханәсе янында «Летай» яңа база станцияләре эшли башлады.

Сабантуй алдыннан милли бәйрәм уздырыла торган авыл һәм шәһәр мәйданчыкларында 50дән артык база станциясенең сыйдырышлылыгы киңәйтелде. Җәйге каникуллар сезоны башлану белән трафик шәһәрдән читтә күчеп китә, шуңа бәйле рәвештә оператор элемтә сыйфатын һәм мәгълүмат тапшыру тизлеген арттыру буенча дача поселокларында эшләр үткәрә.

Республиканың муниципаль районнарында да эш дәвам итә. Быел май аенда «Летай» 22 торак пунктта 29 база станциясен төзегән һәм модернизацияләгән, шуларның 13дә мобиль интернет беренче тапкыр эшләтелде. Яхшыртылган элемтә Азнакай, Чүпрәле, Кама Тамагы, Нурлат, Балык Бистәсе, Спас һәм Тәтеш районнарында яшәүчеләргә мөмкин булды. Яңа база станцияләре төзелеше нәтиҗәсендә Лаеш районының Сокуры бистәсендә һәм Казан янындагы Киндери микрорайонында челтәрнең ышанычлылыгы артты. Чаллыда биш башня модернизацияләнгән, шуларның берсе җирле халык арасында популяр булган «Сити Молл» сәүдә-күңел ачу комплексын тәэмин итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International