Татарстанда яшәүчеләрнең күбесе дәүләт хезмәтләрен цифрлы рәвештә алуга күчә. Бүген Татарстанда яшәүче һәр икенче кеше Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталыннан актив файдалана.
Татарстанлылар арасында иң популяр 3 хезмәт:
1. ТКХ хезмәтләре өчен түләү
2.Муниципаль гомуми белем бирү оешмасында баланың уңышларын тикшерү (электрон көндәлек)
3. ЮХИДИ штрафларын түләү
Исегезгә төшерәбез, контактсыз технологияләрне гамәлгә кертү гражданнар һәм хезмәткәрләрнең үзара бәйләнешен киметергә, шулай ук коррупция мумкинлеген киметергә ярдәм итә.