«Минем субсидияләрем» республика сервисында ел башыннан хупланган гаризалар суммасы 1,2 млрд сум тәшкил итте. 2023 елда сервис аша барлыгы 48,2 мең гариза кабул ителгән. Гаризаларның гомуми суммасы 3 млрд сумнан артып китә.
«Минем субсидияләрем» - Татарстан Республикасында кече һәм урта бизнес вәкилләре, шәхси эшкуарлар һәм шәхси фермерлар өчен дәүләт ярдәменең барлык чаралары буенча бердәм каталог ул. Бүгенге көндә сервиста 59 субсидия гамәлдә. Быел тагын 16 ны гамәлгә кертү эше актив алып барыла.
Сервистан теркәлгән кулланучылар саны 76,3 меңгә җитте (2023 елда +10,8 мең). 2022 елда сервис аша 58,5 мең гариза бирелгән.