«Цифрлы икътисад» АКО Россия Мәгариф министрлыгы, Россия Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләрне цифрлы үстерү министрлыгы, шулай ук Россиянең әйдәп баручы ИТ һәм технологик компанияләре белән берлектә балалар лагерьлары өчен мәгълүмати технологияләр өлкәсендә «Цифра көне» белем бирү проектының яңа сезонын башлап җибәрә.
Проект «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм программасына ярдәм итү өчен гамәлгә ашырыла.
Проект балаларны алдан һөнәри юнәлеш бирүгә юнәлдерелгән һәм балалар яки мәктәп яны лагерендә ял иткәндә, популяр ИТ-һөнәрләр һәм актуаль мәгълүмати технологияләр белән уен формасында танышырга мөмкинлек бирә.
2022 елда проектта 6 меңнән артык балалар катнашкан. «Цифра көне» Россиянең барлык 89 төбәгендә үткәрелә.
«Цифра көне» уен программасы бер көнгә исәпләнгән һәм берничә уен блогыннан тора. Эксклюзив материаллар елына 365 көн куллану өчен бушлай. Яңа сезонда балаларны өч этаптан торган яңартылган «Цифра көне» форматы көтә: «Цифрлы код» станцияләре буенча команда уены, «Лагерь-АП (грейд)» проект өлеше һәм «Цифроквиз» интеллектуаль команда уены.
Проектка сайт аша кушылырга һәм балалар лагерьлары өчен бушлай «Цифра көне» методик программасын алырга мөмкин, анда барлык этапларның уен механиклары сценарийлары һәм тасвирламасы, педагоглар өчен киңәшләр, җитәкчеләр һәм тәрбиячеләр өчен укыту видеодәресләре, шулай ук балалар өчен медиа-контент бар.