Kazan Digital Week оештыручыларыннан "Мәдәнияттә цифрлы технологияләр" вебинары

2023 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

Җомга көнне, 23 июньдә, Kazan Digital Week халыкара форумына әзерлек кысаларында оештырылган «Мәдәнияттә цифрлы технологияләр» вебинары узачак. Вебинарда катнашучылар цифрлы экспозиция һәм концерт мәйданчыкларын формалаштыру, мәдәният өлкәсендә авторлык хокукларын яклау, мәдәният һәм сәнгать мәгариф учреждениеләрендә цифрлы технологияләр һәм продуктлар эшләүчеләрне һәм кулланучыларны әзерләү буенча иң яхшы тщьрибщлщр турында фикер алышачаклар.

Вебинарның модераторы - Казан дәүләт мәдәният институты ректоры, педагогика фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Роза Әхмәдиева.

Исегезгә төшерәбез, Kazan Digital Week форумына әзерлек кысаларында «Дәүләт идарәсе системасының цифрлы трансформациясе потенциалы» темасына беренче вебинар апрель азагында узды.

«Мәдәнияттә цифрлы технологияләр» вебинары 10.00 сәгатьтә башлана. Трансляцияне сылтама буенча карарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International