ТР Дәүләт идарәсе цифрлы нигездә үтстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин форумның эшлекле программасында катнашты.
Төп докладлар белән Россия Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко, РФ Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов, фән һәм югары белем министры Валерий Фальков чыгыш ясады.
Бәшир Рәмиев исемендәге Югары технологияләр өлкәсендәге Технопаркның беренче һәм икенче катларында Россия мәгариф учреждениеләре күргәзмә кысаларында үз проектларын тәкъдим итте.
Чара беренче тапкыр Татарстан Республикасында уза, Россия Мәгариф министрлыгы һәм ТР Хөкүмәте тарафыннан оештырылган. Форумда катнашучылар мәгарифнең икътисад үсешендә роле, сыйфатлы белем алу мөмкинлеге, яшьләр белән эшләү, балалар ялы, чит илләрдә рус телен укыту мәсьәләләре турында фикер алышырга планлаштыралар. Моннан тыш, төрле илләр вәкилләре мәгариф системаларын үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашалар һәм халыкара хезмәттәшлекне ныгыта алачаклар.
Форумда дөньяның 20дән артык иленең мәгариф министрлары катнаша: Мисыр, Катар, Мали, Бразилия, Зимбабве, Сүрия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Куба, Беларусь, Әрмәнстан, Таҗикстан, Үзбәкстан, Казахстан һәм башкалар.