МТС, цифрлы экосистема, «МТС тикшеренүләр» сервисы ярдәмендә укучыларның һәм аларның ата-аналарының киләчәктә һөнәр сайлауга карата фикерләрен өйрәнде.
Онлайн-сораштыруда 3000нән артык респондент, шул исәптән Татарстан халкы катнашты. Аны 2023 елның апрелендә 7-18 яшьлек балалар иҗатын цифрлы мохиттә үстерү буенча МТС «Поколение М» цифрлы белем бирү платформасында катнашучылар һәм ата-аналар арасында үткәрделәр.
Ачыкланганча, медиабизнес, блогинг, кино җитештерү өлкәсендәге һөнәрләр иң абруйлы дип санала (35%). Популярлыгы буенча икенче урында медицина һәм биотехнологияләр өлкәсендәге белгечлекләр тора, аларны респондентларның 28% сайлаган. Балалар фикеренчә иң популяр юнәлешләр исемлегендә өченче урында - мәгълүмати технологияләр (20%). Балалар мода һәм матурлык индустриясен (8%) һәм хокукны (4%) иң перспективасыз дип саный.
Ата-аналарның күпчелеге (29%) үз балалары өчен теләгән һөнәрләр буларак ИТ-өлкәсен, ягъни эшләнмәне, кибер куркынычсызлыкны билгеләп үттеләр. Ата-аналарның 23 проценты үз балаларын табиб итеп күрергә тели, 16 проценты - җитештерү һәм сәнәгать белгечләре, 8 проценты - балалары өчен туристлык тармагын перспективалы дип саный.
"Хәзерге дөньяда it-күнекмәләр һәм цифрлы инновацияләрне белү яшь белгечләрнең икътисадның иң перспективалы тармакларына керүе өчен критик өстенлеккә әверелә. Татарстан мәктәп укучылары өчен республикада бу юнәлештә үсеш өчен уңайлы мохит булдырылган. Биредә белем бирү мәйданчыклары һәм иҗади киңлекләр актив эшли, хәтта мәктәп стартапларына да ярдәм итү өчен төрле чаралар үткәрелә, күп кенә федераль ИТ-компанияләр «прописано». Профильле белгечләрне ИТ-лицей, Иннополис һәм башка уку йортлары әзерли. Без шулай ук балаларга ярдәм итәбез һәм укучыларны төп заманча технологияләр белән таныштырабыз, аларны шәхси үсеш һәм хоббиларын үсетрү өчен кулланырга өйрәтәбез, МТСның «Поколение м» мәгариф платформасында белем бирү һәм күңел ачу арасында баланс саклыйбыз", — дип сөйли МТСның Татарстандагы директоры Марат Шакиров.