Журналистлар сорауларына ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, Татарстанның Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе советы рәисе Рифкать Миңнеханов, «Таттелеком» ААҖ генераль директоры Айрат Нуретдинов җавап бирде.
Цифрлы үсеш министры билгеләп үткәнчә, агымдагы елда Форум федераль статуска ия булды, чараны оештыру комитетын Россиянең цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев җитәкләде.
Айрат Хәйруллин сүзләренчә, якын һәм ерак чит илләр, шул исәптән ИХО һәм БДБ илләре зур кызыксыну күрсәтә. Узган ел форумга 14 меңгә якын офлайн катнашучы килгән, 3 меңнән артык кеше чараның онлайн-трансляциясен караган.
Исегезгә төшерәбез, Kazan Digital Week-2023 халыкара форумы 20-22 сентябрьдә «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә узачак. Масштаблы чараның миссиясе - фәнни-техник мәгълүмат алмашуда ярдәм итү, импортны алмаштыру һәм импортны кисәтү мәсьәләләрен нәтиҗәле хәл итә алган фәнни-технологик активларны туплау, халыкара хезмәттәшлектә Россия Федерациясе лидерлыгының нигезе буларак технологик суверенитетын һәм мәгълүматлар суверенитетын тәэмин итү.
Форумга әзерлек кысаларында апрельдән цифрлаштыру буенча экспертлар катнашында вебинарлар сериясе үткәрелә. 15 июньдә «Ясалма интеллект технологияләренең һәм робототехниканың хокукый чынбарлыкка тәэсире»темасына вебинар узачак. Вебинарга сылтама буенча тоташырга мөмкин.