Мәктәп укучылары өчен технологик эшкуарлыкны үстерүгә юнәлдерелгән «Биш бир!» конкурсы республиканың 31 муниципаль районы катнашында узды. Экспертлар иң яхшы 50 кушымтаны сайлап алдылар, аларны төзүчеләр дипломнар, ноутбуклар һәм «Байтик» лагерына юлламалар белән бүләкләнделәр. Бүләкләү тантанасы Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү министры Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында узды.
Мәгариф министры республика муниципаль берәмлекләре мәктәпләре укытучыларына актив катнашуы өчен рәхмәт белдерде, мәгариф процессларын цифрлаштыруның мөһим ролен билгеләп үтте. Шулай ук бәйге кысаларында әзерләнгән республика мәктәпләренең 50 укытучысы проект эшенә 722 укучыны җәлеп итте, моның өчен алар рәхмәт хатлары һәм бүләкләр белән билгеләнде.
Айрат Хәйруллин билгеләп үткәнчә, иң мөһим бурычларның берсе - үсеп килүче буынны ИТ өлкәсендә сыйфатлы белем белән тәэмин итү.
Мәктәп укучылары өчен технологик эшкуарлыкны үстерүгә юнәлдерелгән «Биш бир!» республика конкурсы, 2022 ел кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан Цифрлаштыру елы дип игълан ителгән мөһим чараларның берсе булды. Конкурска 2022 елның 25 ноябрендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе вице-премьеры Дмитрий Чернышенко катнашында Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта старт бирелде.
Конкурс 10 яшьтән 16 яшькә кадәрге мәктәп һәм башка уку йортлары укучылары арасында уздырыла. Мәктәп укучылары үзләрен мобиль кушымталар төзүчеләр һәм проект менеджерлары ролендә хис итә алдылар, UX/UI дизайны нигезләре белән таныштылар, проектны презентацияләү һәм яклау күнекмәләрен җиткерделәр.
3 сайлап алу этабы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының барлык 45 муниципаль районында укучылар тарафыннан Татарстан районнары халкының төрле проблемаларын хәл итүче 1000нән артык кушымта булдырылды.
Җиңүчеләрнең кушымталары белән телеграм-каналда танышырга мөмкин.