ИТ-паркта мәктәп укучылары өчен «Биш бир!» республика конкурсына йомгак 31 май көнне ясалачак

2023 елның 30 мае, сишәмбе

Мәктәп укучылары өчен технологик эшкуарлыкны үстерүгә юнәлдерелгән «Биш бир!» конкурсы Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы кысаларындагы әһәмиятле чараларның берсе булды. 6 ай дәвамында 10 яшьтән 16 яшькә кадәрге мәктәп һәм башка уку йортлары укучылары үз мобиль кушымталарын төзергә өйрәнгәннәр.

3 сайлап алу этабы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының 45 муниципаль районында укучылар тарафыннан районнар халкының төрле проблемаларын хәл итүче 1000нән артык кушымта төзелде.

Экспертлар кушымталарны өйрәнделәр һәм иң яхшы 50 кушымтаны сайлап алдылар, аларның төзүчеләре дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

Мәктәп укучылары өчен технологик эшкуарлыкны үстерүгә юнәлдерелгән «Биш бир!» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү министры Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International