1 июньдә бөтен дөньяда Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә.
Балаларны яклау көне балалар өчен күңелле бәйрәм генә түгел, ул җәмгыятькә балаларның сәламәтлеген саклау, фикерләү иреге, белем алу хjrers, көч кулланудан саклау һәм яшәү хокукын яклау һәм үтәү кирәклеге турында искәртү дә.
Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан «Татарстан Республикасы РТПЦ» РТРС филиалы Казан телебашнясын яктыртачак.
Якты светодинамик шоу 1 июньдә 21.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.