ИТ-паркта СпортТех Митап узачак

2023 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

2 июньдә 11: 00 сәгатьтә ИТ-паркның Кайнау ноктасында (Петербург ур, 52) спорт технологияләренә багышланган митап узачак. Чарада Россия спорт проектлары, стартаплары һәм оешмалары җыелачак, алар ИТ-продуктлар спортны «Цифрлы икътисад» илкүләм программасы максатларына туры китереп, ничек югары технологияле итәргә икәне турында фикер алышачаклар. Чараны Стартап Хабның спорт технология кластеры оештырды.

Очрашуны Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов һәм спорт технология кластеры җитәкчесе Вадим Янгиров ачачак. Митапта яңа/гибрид спорт төрләренең мөмкинлекләре, Татарстанда цифрлы спорт стратегиясе турында фикер алышачаклар. Шулай ук чарада FITMOST, Моинаграды.рф, VK Здоровье ёщм EASYBALL, idSport спорт проектлары тәкъдим ителәчәк.

Очрашу СпортТех индустриясендә катнашучылар арасында нетворкинг һәм тәҗрибә уртаклашу форматында узачак.

Чарада катнашу өчен сылтама буенча теркәлү узарга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International