Kazan Digital Week белгечләре цифрлы инициативаларга дәүләт ярдәме чаралары турында фикер алышачак

2023 елның 24 мае, чәршәмбе

Билгеләнгән тематикага вебинар 25 майда 14:00 сәгатьтә узачак.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов - модератор. 

Семинар кысаларында спикерлар түбәндәге темаларны карый:
 
- Иван Костин, «Цифрлы чишелешләр платформасы»ның стратегик үсеш буенча директоры -
Эффективность.рф - ИТ-чишелешлщрне масштаблаштыру һәм цифрлаштыру хисабына предприятиеләрнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен мәйданчык

- Елена Стешина, «ИТ-парк» ДАУның дәүләт ярдәм чаралары буенча эксперты -
"Цифрлы инициативаларны гамәлгә кертүгә дәүләт ярдәменең гамәлдәге чаралары

- Эльдар Шәвәлиев, «КАМАЗ»ААҖ цифрлы трансформация үзәге директоры -
ИЦК тарафыннан ярдәм чаралары алу өчен ИТ-карарларны бәяләү критерийлары

Шулай ук ICL һәм Казан вертолетлар заводы вәкилләре ярдәм чаралары алу тәҗрибәсе турында сөйләячәк.

Трансляциягә сылтама буенча тоташырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, KAZAN DIGITAL WEEK – 2023 Халыкара форумы 20-23 сентябрьдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International