3 июньдә «Халыкара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы» ДАҺБУ чаралары планы кысаларында интеллектуаль роботлаштырылган системалар буенча чемпионат узачак.
Ярышлар өч номинация буенча үткәрелә:
- "Иҗади проект" 6 яшьтән 9 яшькә кадәрге балалар өчен ,
- "РОБО-сумо" 9 яшьтән 12 яшькә кадәрге балалар өчен ,
- "Траектория буенча хәрәкәт" 9 яшьтән 12 яшькә кадәрге балалар өчен.
Кунакларны номинацияләр буенча тамаша ярышлары, интерактив күңел ачу-белем бирү программасы, шулай ук төрле күңел ачу форматындагы локацияләр көтә, дип хәбәр итә техникумның матбугат хезмәте.
Чемпионат Бари Галиев урамы, 3а йорты адресы буенча 10:00 сәгатьтә башланачак. Катнашырга теләгән һәркем чакырыла.
Чемпионат турында тулырак мәгълүмат белән чараның рәсми сайтында танышырга мөмкин.