МТС Казанның бизнес-туристлары өчен интернетны тизләтте

2023 елның 22 мае, дүшәмбе

МТС, цифрлы экосистема, «Казан Экспо» халыкара күргәзмә комплексы һәм масштаблы эшлекле, спорт һәм массакүләм күңел ачу чаралары уза торган башка зур мәйданчыклар территорияләрендә челтәрне ныгыту буенча эшләр башкарды. Оператор яңа җиһазлар урнаштырды һәм булган челтәрнең эшен оптимальләштерде, бу форумнарда һәм ярышларда катнашучылар өчен мобиль интернет тизлеген 30 процентка арттырырга мөмкинлек бирде.

МТС Казандагы даими рәвештә эшлекле һәм спорт чараларын кабул итә торган объектларда LTE челтәрләрен ныгытылган япма белән тәэмин итте һәм модернизацияләде. Оператор статистикасы буенча чаралар вакытында челтәрдәге йөкләнеш дистәләгән тапкыр арта. Элемтәне ныгыту буенча эшләр «Казан Экспо» үзәгендә, Б.Рәмиев ис. ИТ-паркта, Казан теннис академиясе, Казан Кремле, «Казан» агросәнәгать паркында үткәрелде. Хәтта югары йөкләнешләр булганда да, кунаклар элемтәдә кала һәм гадәти сервислардан уңайлы файдалана алачак.

"Казан инде спорт башкаласы исемен яулады, туристларны җәлеп итү урыны, бөтенроссия һәм халыкара масштабтагы гаять зур эшлекле вакыйгаларны оештыручыларның игътибарын җәлеп итә бара. Узган атнада гына да Казан мәйданчыкларындагы чараларда унбиш меңнән артык кеше катнашты. Моны исәпкә алып, цифрлы инфраструктура төбәк әһәмиятендәге эре форумнар өчен мәйданчыкны билгеләгәндә мәҗбүри таләпләрнең берсе булып тора. Чарада катнашучылардан тыш, оештыручыларда да цифрлы «аппетитлар» арта. Без үткәргән техник эшләр, шул исәптән, аларга төрле ИТ-чишелешләрне гамәлгә кертү һәм куллану өчен ышанычлы цифрлы нигез бирде - мәсәлән, үткәрү системасын оештыру өчен һәм кунакларның иминлеген тәэмин итү яки заманча интерактив күргәзмә форматларын җәелдерү өчен", — дип аңлатма бирде Татарстанда МТС директоры Марат Шакиров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International