Россия Цифрлы үсеш министрлыгы бөтенроссия кибергигиена программасының беренче этабы нәтиҗәләрен билгеләде

2023 елның 22 мае, дүшәмбе

Программа 2022 елда «РТК-Солар» һәм СПбГУТ катнашында «Цифрлы икътисад» илкүләм программасының «Мәгълүмати куркынычсызлык» федераль проекты кысаларында старт алды. Программаның беренче елында гына 7,7 млн россияле кибер куркынычсызлыкка багышланган 6 масштаблы махсус проектта катнашты.

"Бөтенроссия кибергигиена программасы – мондый масштабтагы киберграмоталык буенча беренче проект бу, - дип билгеләп үтте Россия Цифрлы үсеш министрлыгының Киберкуркынычсызлыкны тәэмин итү департаменты директоры Владимир Бенгин. - Яңа ресурслар чыннан да файдалы һәм нәтиҗәле булсын өчен, без барлык кулланучылар төркемнәре белән дә үз телләрендә сөйләшә башладык. Мәсәлән, балаларга кибербуллинг белән ничек көрәшергә, өлкәннәргә ышанычлы парольне ничек ясарга, ә 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә үзләрен мошенниклардан ничек сакларга кирәклеге турында сөйлибез. Кешеләргә киберкуркынычсызлыкның күңелсез һәм катлаулы нәрсә түгел, ә бүгенге тормышның иң мөһим ягы икәнен күрсәтү мөһим иде".

Программаны гамәлгә ашыру кысаларында Дәүләт хезмәтләре порталында төрле янаулар төрләренә багышланган берничә блоктан торган бүлек эшли башлады. Анда шулай ук киберкуркынычсызлык буенча мөһим киңәшләр белән күрсәтмәләр җыелмасы бар. Кулланучыларга уңайлы булсын өчен, аларны телефонга саклап калырга яки бастырырга мөмкин. Аерым блокларга балалар һәм өлкән буын вәкилләре өчен, интернетта янауларга каршы торырга сәләтләре аз булган халык төркемнәре буларак, киберграмоталык буенча киңәшләр бирелгән. Бүлеккә дәүләт хезмәтләре порталыннан 2 миллионнан артык кулланучы кергән инде.

Кибергигиена программасының төп максаты-интернетта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында аңлаешлы телдә сөйләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International