20 апрельдә «Татарстан Республикасы РТПЦ» РТРС филиалының Казан телебашнясында Ураза бәйрәме башлану белән котлаучы архитектура-сәнгать яктыртуының бәйрәм сценарие эшли башлый.
Бәйрәм яктыртуы 19.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Ураза бәйрәме - изге Рамазан аенда ураза тәмамлану көне, Корбан бәйрәме белән беррәттән ике төп мөселман бәйрәмнәренең берсе. 2023 елда ул 21 апрельгә туры килә. Татарстанда аны бәйрәм көне дип игълан иттеләр, бу ял көне булачак.