Бүген Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркында февраль аеннан ТР Цифрлы үсеш министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасының цифрлы трансформация үзәге һәм Казан шәһәре мәгариф идарәсе тарафыннан үткәрелә торган «Билгеләргә мегабайтлар» проектына йомгак ясады. Министрлыклар вәкилләре «бишле» билгеләрен һәм мобиль интернетның мегабайтларын җыйган укучыларны, сыйныфларны һәм мәктәпләрне бүләкләделәр.
«Билгеләргә мегабайтлар» проектының Россиядә аналоглары юк, ул укучыларның укуга кызыксынуын уята. «Мин - мәктәп укучысы» кушымтасы аша Tele2 балаларга теләсә нинди фәннәр буенча бишле өчен трафик бирә. Проектта катнашучылар 155 меңнән артык бишлеләр алган һәм аны 29 ТБ мобиль интернетка алмаштырган. Проектның ике айлык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча иң актив бишлегә укучы булып 83 номерлы лицейның өченче сыйныф укучысы Рената Нуруллина танылган, аңа 38600 МБ биргәннәр, ягъни 193 бишле алган ул. Ренатаның шулай ук математика буенча 39 бишлесе бар, бу Казаннан катнашучылар арасында иң зур күрсәтчек. Урта сыйныф укучылары арасында иң яхшысы булып 137нче номерлы урта мәктәпнең алтынчы сыйныф укучысы Матвей Ушанов, өлкән сыйныф укучылары арасында 47 нче номерлы урта мәктәпнең тугызынчы сыйныф укучысы Анастасия Семенова танылган. Проектта катнашучы иң актив сыйныф 33 нче номерлы гимназиядән 7 А. Иң интернет-актив мәктәп титулы «Адымнар-Казан» булган.
Булат Габдрахманов, ТР Цифрлы трансформация үзәгенең мәдәният, мәгариф һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә цифрлы трансформация бүлеге башлыгы:
"Балалар һәм яшүсмерләр смартфоннарда күп вакытларын үткәрәләр, уеннар һәм видео карау өчен мобиль интернет сарыф ителә. Без үз чиратыбызда укучыларны үсешкә этәрү һәм мотивация коралларын эзлибез, һәм Теле2 проекты аларның берсе булды. Хәзер аңа Татарстанның барлык районнарыннан диярлек укучылар кушылды, бу инициативаның уңышлы булуын күрсәтә. Әлеге искиткеч формат балаларны яхшы укырга, алга барырга һәм трафик балансын тулыландырырга этәрә".