Татарстанлылар Дәүләт хезмәтләре порталы аша беренче класска язылу өчен 15 меңнән артык гариза тапшырган

2023 елның 12 апреле, чәршәмбе

30 марттан республика дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында беренче класска керү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Ике атна эчендә Татарстан халкы 15 меңнән артык электрон гариза биргән.

2023 елда кабул итү ике этапта уза: 30 марттан 30 июньгә кадәр мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче, шулай ук кабул итүгә өстенлекле хокукы булган балалар өчен. Башка районнардан килгән балалар өчен - 6 июльдән 5 сентябрьгә кадәр.

Портал аша гариза бирү өчен ЕСИАның расланган аккаунты булырга тиеш. Тулырак инструкция һәм тапшырылган документлар исемлеге белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International