"Татарстан Республикасы РТПЦ" РТРС филиалы телерадиотапшыруларның аз куәтле объектларында радиотелевизион җиһазларны планлы профилактикалауны үткәрү турында хәбәр итә.
Профилактика эшләре бер эш көне дәвамында 09.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр барачак:
18 апрель – Симетбаш (Арча районы) һәм Ютазы (Ютазы районы) РТСларында;
19 апрель – Кузнечиха (Спас районы), Яңа Сәфәр (Мөслим районы) һәм Татар Кандызы (Баулы районы) РТСларында;
20 апрельдә - Олы Әтнә (Әтнә районы) һәм Кадыбаш (Әгерҗе районы) РТСларында.
Эшләр вакытында күрсәтелгән объектларда цифрлы эфир телевидениесе, ТНВ ТРК АҖ аналог телевидениесе һәм FM-радиостанцияләре программаларын трансляцияләү туктатылачак.
Профилактика эшләрен үткәрү графигы Смотрицифру.рф сайтында бар.