28 апрель көнне Казанда мәгълүмат технологияләре һәм кибер куркынычсызлык өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен Идел буе әйдәп баручы компанияләре җитәкчеләренең еллык очрашуы - ICL OPEN DAY узачак. Очрашу кысаларында ICL КТ экспертлары, бизнес һәм дәүләт органнары вәкилләре бергәләп гамәлгә ашырылган ИТ-проектлар турында фикер алышачак.
Чара Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм ICL компанияләр төркеме партнерлары – әйдәп баручы тармак һәм ИТ-компанияләр: «Лаборатория Касперского», Cloud, Айдеко, PIX Robotics, HeadHunter һәм башкалар ярдәме белән узачак. Эре дәүләт компаниясендә клиент сервисын яхшырту тәҗрибәсе, медицина клиникасында әйберләр интернеты ярдәмендә эш җитештерүчәнлеген арттыру тәҗрибәсе, җитештерү компаниясендә критик мәгълүмат инфраструктурасының куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм башка күп нәрсәләр каралачак.
"ICL OPEN DAY инде 4нче тапкыр үткәрелә, бер мәйданчыкта Татарстан Республикасы цифрлы җәмәгатьчелеген җыя, - дип билгеләп үтә ICL КТ генераль директоры урынбасары Сергей Соловьев. - Бу язгы сезонда без Идел буе эре компанияләренең уникаль ИТ-кейсларын гамәлгә ашыру тәҗрибәсен ачачакбыз. Ә очрашуда катнашучы һәркем үз компаниясендә ИТ-юнәлешне үстерү өчен партнер таба алачак".
Чара мәгълүмаит куркынычсызлык һәм мәгълүмати технологияләр буенча директорларга, ИТ һәм МК-бүлекчәләре җитәкчеләренә һәм начальникларына кызыклы булачак. Программада шулай ук мәгълүмати куркынычсызлык, цифрлы технологияләр һәм ICL Техно җиһазлары буенча актуаль карарлар белән демо-стендлар эше каралган.
Катнашу бушлай, әмма сайтта алдан теркәлү мәҗбүри.